Елгаларга бозлы әсирлектән котылырга коткаручылар булыша

2010 елның 29 марты, дүшәмбе
 

Бүген Зөя елгасының бозлы өслегендә 41 шартлау дыңгырдады. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының хезмәткәрләре шулай итеп, Кайбыч муниципаль районының машина йөри торган күпер астында, Зөя елгасын булачак бозлы тыгылудан азат иттеләр.  Мондый эшләр, боз китү вакытында гидротехник корылма терәге зарар күрмәс өчен үткәрелә. Күпер астындагы бозның калынлыгы 70 сантиметр. Шартлау эшләрен Казан танк училище саперлары алып барды. ТР гадәттән тыш хәлләр министрлыгы әлеге эш буенча алар белән килешү төзеделәр. 1,5 кг тротилны (шартлаучан матдә) алар, борауланган чокырга куйдылар. Барлыгы шартлау эшенә 100 кг тротил китте. Әлеге профилактик чараларны, гадәттән тыш хәлләр министрлыгының хезмәткәрләре, ташу вакытында  елгадагы су критик дәрәҗәгә җиткән  очракта гына үткәрәләр.

- Республикабызда саклык чаралары уздырыла, - дип әйтте Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе җитәкченең уынбасары полковник Андрей Орлов. 26-27 мартта Казан танк училище белгечләре, коткаручылар һәм “Татавтодор” белгечләре белән бергә   Мамадыш районында Вятка елгасында  Кайбыч районында Зөя елгасында шартлау эшләре булды. Әлеге шартлау эшендә 350 кг шартлау матдәләр сарыф ителде. Шартлау эшләре бик уңышлы узды, әлеге районда ташу белән бәйләнгән фаҗигаләр булмас дип ошанып калабыз. Киләсе көннәрдә дә шартлау эшләре булачак Актаныш һәм Тәтеш районнарыда. Барлыгы республикада 63 шартлау эшләре планлаштырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International