Коткаручылар шәхси йортны су басудан коткардылар

2010 елның 2 апреле, җомга
 

Көзге ташуның беренче корбаны булып чак кына 72 яшьлек  Хәдишә Зәйнетдинова булмады.  Су  йотрның эченә керергә элгермәде, чөнки тиз арада  килгән эзләү – коткару отрядының коткаручылары пенсионер апаны ташудан саклап кала алды. Кич дәвамында һәм бүген иртә белән  коткаручылар Хәдишә апаның  участогыннан су суыртыллар. Бу юлы гадәттән тыш хәлләр министрлыгының  коткаручылары  су стихиясен тынычландыра алдылар.

- Су тиз арада  йорт базын тутырды, ләкин барыбер агуын дәвам итте. Мин бик каты курктым, - дип әйтте  Хәдишә Зәйнетдинова. – Су мине өч көн дәвамында басты. Иң башта ишек алдына акты, аннан соң мин сарайга керә алмадым, анда минем куяннарым үлде, ә  кичә  ташу чак кына  өйгә кермәде.  Бик зур рәхмәтләремне коткаручыларга әйтәсем килә. Аллаһ миңа яхшы кешеләрне генә җибәрде, алар бөтен суны суырттылар һәм мине коткардылар, - дип әйтте Хәдишә апа.

 Коткаручыларның нәтиҗәләре буенча су уза торган канау чуп – чар белән тулган иде, нәкъ шуның аркасында әбинең участогы су белән тулган да инде. Коткаручылар суны махсус суырткыч белән суырттылар.  

- Шәһәр ташуга каршы дежур хезмәте тәүлек дәвамында эшли. Узган көн эчендә  дежур хезмәтнең пультына гражданнардан 6 заявка  килде, - дип әйтте Казан башкарма комитетының гражданнар саклау идарә җитәкченең урынбасары Марат Фәйзурахман. Безнең хезмәтебез көн саен  Киндерка һәм Нокса елгалары буенда урнашкан, проблемалы  бистәләрне тикшерә, - билгеләп үтте Марат Фәйзурахман. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе гражданнарны искәртә  йорт-җирегез ташу зонасына керсә, алданрак табигать катаклизмның нәтиҗәләренә әзер булыгыз. Әгәрдә су стихиясе һөҗүм итсә түбәндәге номерга хәбәр итергә була: бердәм коткару хезмәте – 01, кәрәзле телефоннан – 112, ЕДДС УГЗ ИК Казан - 063

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International