27 мартта Казан – Оренбург трассасында “Самара – Казан”маршруты буенча Казанга барган “МАН” пассажир автобусы (автобус эчендә 19 кеше утырды) “КамАЗ” машинасы белән бәрелешүе турындагы хәбәр Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе кризис хәлләрнең идарә үзәгенә 3 сәг. 10 минутта килә.
Бөгәрләнеп беткән машинадан җәрәхәтләнүчеләрне алу өчен Чистай янгын сагының янгын расчетлары һәм авария – коткару җиһазлары тартылды. Шулай ук, фаҗига булган урында зональ- эзләү коткару отрядының коткаручылары эшләде, барлыгы гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан – 8 кеше һәм 2 техника үз эшләрен алып бардылар. ДТП нәтиҗәсендә “КамАЗ” йөртүчесе, автобус йөртүчесе һәм автобусның биш пассажиры төрле тән җәрәхәтләнүләре белән Чистайның республика клиник хастаханәсенә озатылды.