“Траттория” пивной барны сүндерүгә ике сәгать вакыт китте

2010 елның 8 апреле, пәнҗешәмбе
 

Бүген Казанда Чистай 9а урамында, административ бинаның өченче катта, аш бүлмәсендә янгын чыкты. Әлеге бинаның икенче катында ООО “Траттория” 32 кеше сыйдырырлык пивной бар урнашкан иде. Янгын сүндерүчеләр килгәч бинаның эчендә бер кем дә юк иде, барның хезмәткәрләре һәм килүчеләре шәхсән үзләре урамга чыгарга элгерделәр. Янгында җәрәхәтләнүчеләр юк.  Янгын турындагы хәбәр “01” пультына 11 сәг. 19 минутта килә. Беренче янгын расчетлары 3нче янгын бүлеге ОФПС- 7 һәм Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсенең оператив төркеме килгәч, янгыга дүртенче югары номер бирелде. Ялкын бинаның түбәсеннән чыгып тырды, бинаның  түбәсе металлочерепица белән тышлаганга күрә янгын сүндерүчеләргә янгын сүндерүдә берникадәр  кыенлык тудырды. Янгынны сүндергәндә 48 янгын сүндерүче һәм 20 техника эшләде. Янгынның мәйданы 450 кв. метрны тәшкил иткән.

                                                                                                                

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International