«Цунами» төнге клубында янгын чыкты

2010 елның 5 апреле, дүшәмбе
 

5 апрель көнне Яр Чаллы шәһәрендә, Яңа Шәһәр урамында, 3/04 йортта “Цунами” күңел ачу бинасында янгын чыкты. Янгын турындагы хәбәр ЕДДС -01 ОФПС – 15 12 сәг. 33 минутта килә. Әлеге бинада ремонт эшләре алып  барылды. Үлүчеләр һәм җәрәхәтләнүчеләр юк. Янгынга өченче югары номер бирелде. Беренче янгын сүндерү расчетлары килгәндә ачык ялкын кушылып салынган бинаның түбәсеннән чыгып торды. Бу бинада бию залы булды. Беренче этапта Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы №15 федераль янгынга каршы отрядның янгын сүндерүчеләре тиз арада янгынның масштабын һәм характерын билгеләделәр. Барлыгы янгын сүндерүдә 50 янгын сүндерү хезмәткәрләре һәм 10 техника эшләде. 13 сәг. 06 минутта янгынны сүндерделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International