Бүген ТР буенча Федераль янгынга каршы хезмәтенең иң яхшы отряд вәкилләре үзара “ТР буенча Федераль янгынга каршы хезмәтенең иң яхшы бүлек командиры” дигән република конкурсның финал этабында ярыштылар.
“ТР буенча Федераль янгынга каршы хезмәтенең иң яхшы бүлек командиры” дигән конкурсның максатлары шул ук калды – белем камиллеге, янгын , махсус, авария – коткару җиһазлары белән дөрес эшләү осталыгы, шулай ук экстремаль шартларда эшләү осталыгын җитештерү тора.
ТР янгын бүлекчәләрендә профессиональ осталыкны күтәрүгә җитдий игътибар бирелә, - дип хәбәр итте Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарә җитәкченең урынбасары Рафаил Мотыгуллин. - Һәрбер гарнизонда шәхси составны эзерләү өчен барлык шартлар да тудырылды, ачык һәм ябык спорт мәйданы эшләнде. Янгын сүндерүчеләрне эзерләү сыйфаты Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарә җитәкчелегенең контроленда тора. Бу исә үзенең җимешләрен китерә. Идел буе федераль округында һәм тулаем Рәсәйдә уздырыла торган конкурсларда, безнең хезмәткәрләр еш кына җиңүчеләр рәтендә булалар, - ассызыклап үтте Рафаил Мотыгуллин.
Бу юлы бүлек командирлары гадәттәгечә теоретик белемне тикшерүдән түгел, ә спорт күнегүләрдән башладылар. Теоретик белемнәрне алар иң соңгы этапка калдырдылар. Спорт программага түбәндәге күнегүләр кертелде – өйрәнү бинаның штурм баскычы буенча 4 катына менү, комачаулы 100 метрны ерып чыгу (әлеге күнегүләр хәрби кием кигән килеш үткәрелә), тиз йөгерү, 1 - км кросс, күтәрелү һәм бина корылышына коткару бавын беркетү.
Конкурсның оештыручылары түбәндәгене билгеләп үтә, ел саен бүлек командирларның осталыгы үсә. Бу исә, янгын чыккан урынга тиз килүдән тыш, янгын белән кыска вакыт эчендә көрәшүендә дә сизелә.
Конкурсның нәтиҗәләре буенча җиңүчеләрнең исемлеге билгеләнде. Быел алдагы рәттә Түбән Камадан ТР буенча ОФПС- 1 ике вәкиле булды. Беренче урынны 50 янгын сүндерү бүлек командиры Вячеслав Васильев яулады. Аңа республика этабының җиңүче буларак Идел буе федераль округында Татарстанның намусын якларга туры киләчәк. Аның иптәше 47 янгын сүндерү сагыннан Яков Тазов икенче урынны алды. Өченче урынны ТР буенча ОФПС – 7, 71 янгын сүндерү сагының Илгизәр Заляутдинов яулады. Барлык җиңүчеләргә истәлекле дипломнар бирелде.