Бүгенге көндә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсенең күзәтүе астында 3 муниципаль райондагы 3 авыл тора. Ташу зонасына 87 йорт керә, аларда 210 кеше яши, шуларның 23се бала. 17 кеше эвакуацияләнде.
Узган тәүлектән башлап, республика территориясендә болытлы һава шартларында уртача тәүлеклек температура 10 градус җылылыкны тәшкил иткән һава торышы хакимлек итә. Бу үз чиратында язгы процессларны интенсив рәвештә җанландырып җибәрде. Моңа бәйле рәвештә, Татарстан торак пунктларында язгы ташуга кагылышлы вәзгыять киеренке төс алды. Шушы мәсьәлә бүген ТР Министрлар Кабинетында Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов рәислегендә ТР Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм ликвидацияләү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия утырышында күтәрелде. Утырыш барлык муниципаль берәмлекләр белән видеоконференция режимында барды.
8 апрель көнне янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 35 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республикада 5 янгын очрагы теркәлгән. Бер кешенең гомере өзелгән. Бер кеше коткарылган. Янгыннарның сәбәбе: тәмәке төпчегеннән 1 янгын, кыска ялганыштан 2 янгын, мичнең артык кызып китүдән 1 янгын, 1 янгынның сәбәбе ачыклана.
9 .40 сәгатьтә ВELL– 407 вертолеты Бөгелмәдән Казанга очкан. Ямаш һәм Благодатная торак пунктлары арасында вертолет һәлакәткә дучар булган. Нәтиҗәдә очучы үлгән, ул вертолетта үзе генә булган. Әлеге вертолет AK BAES AERO авиакомпаниясенеке булган.
6 апрель көнне 11.30 сәгәтьтә. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Идел буе федераль округының кризис хәлләр идарә үзәгенең өлкән оператив кизү торучыга BELL – 407 вертолет бортынан « SOS» сигналы килгән. Әлеге сигнал Татарстан Республикасы Түбән Кама районы Благодатное торак пункты тирәсендәге “Казан - Оренбург” трассасы тирәсенннән килгән.
Тукай районның Түбән Суыксу авылының ирекле янгын сүндерүчеләре зур мәйдандагы янгынга таралырга ирек бирмичә, 1 миллион сумлык шәхси милекне уттан коткарып калдылар.
Ике катлы йортның януы турында хәбәр янгын сүндерү сагына авыл торучылардан килде. Өч минуттан соң, янгын чыккан урынга беренчеләрдән булып Түбән Суыксу ирекле янгын җәмгыятенең ирекле янгын сүндерүчеләре АЦ – 8-40 автоцистерна белән килеп җитте. Ул вакытта йортның керү ишегеннән төтен чыгып торды.
Бүген Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча укыту – өйрәтмә манежында Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы федераль янгынга каршы хезмәтенең махсус бүлекчәләр арасында янгын – кулланма спорт буенча ХХIII бөтенроссия ярышлары башланды. Төп приз өчен төрле шәһәрләрдән килгән 13 команда көрәшәчәк.
Федераль янгынга каршы хезмәтенең беренче отрядында балаларга янгын сүндерү сагы буенча экскурсияне үткәрү менә инде җылы традициягә кереп китте. 29 март көнне Түбән Каманың «Надежда» реабилитацион үзәкнең 30 укучысы (икенче сыйныфтан алып алтынчы сыйныфка кадәр) һәм аларның укытучылары 33 нче янгын сүндерү сагына кунакка килделәр. Бүлекчә җитәкчесе, эчке хезмәт подполковнигы Шәйхетдинов Эдуард Нәкыйп улы балаларны элемтә бүлеге, укыту сыйныфы, тренажер залы, аш бүлмәсе һәм “теплодымокамера” белән таныштырды. Янгын сүндерү машинасының эшләүе турында сөйләде.
1апрель көнне Алабуга шәһәрендә 1000 мм диаметрдагы суүткәргеч торбасы өзелде. Әлеге хәбәр 19 сәг. 00 мин. Алабуга муниципаль районының ЕДДС диспетчерыннан килде. Сусыз 52650 кеше, 21 иҗтимагый объект (10 балалар бакчасы, 10 мәктәп, 1 котельна) калды. Барлык объектларда һәм торак секторларда җылылык бар. Үзәк хастаханә су белән тәэмин ителгән. Зарар күрүчеләр юк.
Су басу куркынычы янаган урыннарда яшәүчеләр исә синоптиклар хәбәрләренә әледән-әле колак салырга һәм үзләре өчен нәтиҗә чыгарырга тиешләр; түбәләр һәм ишегалларын кардан арындырырга; кар сулары читкә агып китсен өчен каналлар казырга һәм йорт-җиргә су кермәсен өчен, киртә булырлык дамба кебек корылма ясарга; базлардагы азык запасларын биек һәм коры урынга күчерергә; эвакуацияләнү таләп ителгән очракка дип 3 көнлек азык, эчәр су һәм кирәкле дару запасы, башка төр иң кирәк әйберләрне туплап әзерләп куярга, ә документларны һәм акча ише кыйммәтле әйберләрне, юешләнмәсен өчен, полиэтилен капчыкка салып өстәге киеме арасына ышанычлы итеп яшерергә; бәла килә калса, беренче чиратта, балалар һәм олыларны, авыруларны коткарырга, мөмкинлек булса, матди һәм мөлкәти милекне куркынычсыз урынга чыгарырга; шул ук вакытта йорт хайваннары һәм кош-кортлар турында да онытмаска: этләрне бәеннән ычкындырырга, үрдәк, каз, тавыкларны чормага менгереп бикләп куярга, зур терлекне югары җиргә илтеп бәйләргә; торак һәм каралты-кураны электр утыннан өзәргә, газ үткәргеч торба кранын ябарга һ.б