Алабуга муниципаль районында 52650 кеше сусыз калды

2012 елның 2 апреле, дүшәмбе

1апрель көнне Алабуга шәһәрендә 1000 мм диаметрдагы суүткәргеч торбасы өзелде.  Әлеге хәбәр   19 сәг. 00 мин. Алабуга муниципаль районының ЕДДС диспетчерыннан  килде.  Сусыз 52650 кеше, 21 иҗтимагый объект (10 балалар бакчасы, 10 мәктәп, 1 котельна) калды. Барлык объектларда һәм торак секторларда җылылык бар. Үзәк хастаханә су белән тәэмин ителгән. Зарар күрүчеләр юк.  

Вакыйга булган урынга Алабуга һәм Менделеевск муниципаль районнарның  Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының оператив төркеме, шулай ук Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча оператив төркеме китте. 
Аварияне ликвидацияләүдә МЧСтан  түбәндәге көч һәм чаралар җәлеп ителде: шәхси составның 28 кешесе, 10 техника (МЧСтан 3 кеше, 1 техника).

 

                 ОГ ОФПС-12   ТР буенча                3    кеше   1 тех.

                 ОГ ПЧ-86 ОФПС-12 ТР буенча      3    кеше   1 тех.

                Администрациядән                           4 кеше      2 тех.

                Алабуга җылыту челтәре                 3 кеше     1 тех.   

                ОАО «Елабуга-Водоканал»             кеше 3 тех.     

                РОВД                                                 кеше 1 тех. 

                ЖКХ                                                  кеше  2 тех.    

    

2 апрель көнне иртәнге алтыда Алабуга  муниципаль районында КЧС һәм ПБ утырышы узды. 7 сәг. 30 мин. ОАО “Алабуга - водоканал” эшләүчеләре Алабуга районының Енабердино авылы тирәсендә суүткәргеч торбасының өзелүен ачыкладылар.  Халыкны су белән тәэмин итү өчен 11 су ташый торган җыйланма  яраклаштырылган, тагын 20се резервта тора.                                      

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International