Равил Моратов: “Язгы ташу куркыныч тудыра калса, көрәш чарасын алдан хәстәрләп кую мөһим”

2012 елның 10 апреле, сишәмбе

Узган тәүлектән башлап, республика территориясендә болытлы һава шартларында уртача тәүлеклек температура 10 градус җылылыкны тәшкил иткән һава торышы хакимлек итә. Бу үз чиратында язгы процессларны интенсив рәвештә җанландырып җибәрде. Моңа бәйле рәвештә, Татарстан торак пунктларында язгы ташуга кагылышлы вәзгыять киеренке төс алды. Шушы мәсьәлә бүген ТР Министрлар Кабинетында Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов рәислегендә ТР Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм ликвидацияләү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия утырышында күтәрелде. Утырыш барлык муниципаль берәмлекләр белән видеоконференция режимында барды. 
Республикада язгы ташу буенча вәзгыять турында ТР Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча министр Рафис Хәбибуллин хисап тотты. “Бүген республиканың кече елгаларында күзәтелүче вәзгыять без көткән сценарийга туры килми, Шушма, Сөн, Бичуй, Кече Гөбнә елгаларында су хәтта 13 см дан 299 см га кадәр күтәрелгән. Бүгенге көндә 14 муниципаль районда 11 торак пункт су астында калды. Су басу буенча Лениногорски, Зәй районнарына аеруча зур куркыныч яный. Бу урыннарда оператив коткаручылар төркеме эшли”, - дип белдерде министр. 
Докладтан билгеле булганча, Алабуга ,Әлки, Баулы районнарында кайбер торак пунктларда халык эвукацияләнгән, кайбер бистәләрдә кешеләр газ һәм утсыз утырырга мәҗбүр. Киеренке вәзгыять Әлки районында күзәтелә – биредә газ тарату станциясе су басу зонасында калган. Тукай районында да берничә мең кеше газсыз дөнья күрә, кичкә таба газ белән тәэминат торгызылырга тиеш. 
Рафис Хәбибуллин сүзләренә караганда, шартлату эшләрен башкару зарурияте буенча да шалтыратулар күп кабул ителә. “Шартлатучылар төркеме әлегә бердәнбер. Әлкидән соң ул Минзәләгә юл тотачак”, - ди министр.

Кама артының кече елгаларында кисәк су күтәрелеше Әлки районында Яңа Алпар авылы янындагы Кече Чирмешән елгасында суның критик дәрәҗәгә кадәр күтәрелүенә китергән. Су күтәрелеше Идел алды һәм Кама арты елгаларында да күзәтелә, мисал өчен Кичүй, Актай, Анзирка, Зөя, Кече һәм Зур Сөлчә, Кече һәм Зур Чирмешән елгаларын атап узарга була. Биредә суның менүе 20 см дан 385 см га кадәр тибрәлә. Суның шактый күтәрелеше Мамадыш, Менделеевски, Минзәлә районнарында да күзәтелә. 
ТР Гидрометеорология һәм тирә-як мохитне мониторинглау буенча идарә башлыгы Сергей Захаров сүзләренә караганда, якындагы 3 тәүлектә көтеләчәк һава шартлары ташуның имин узуына комачаулаячак. 
Равил Моратов ассызыклаганча, ташуның тискәре нәтиҗәләренә юлыкмау өчен көрәш чараларын алдан хәстәрләп кую шарт. “Критик ноктага кадәр җиткерү кирәкми”, - дип белдерде ул.
Утырышта язгы ташу проблемалары белән күзгә-күз очрашкан районнар Равил Моратов белән элемтәгә чыгып, үзләрендәге вәзгыять белән таныштырды. Аларның күбесе хәлнең инде тотрыклылануы турында әйтте.
“Әле тынычланырга иртәрәк, барысы да алда булуы ихтимал”, - диде министр. Беренче вице-премьер аның фикерен хуплады. “Урыннарда һәммәгез дә вәзгыятьне контрольдә тотарга, кирәкле ярдәм күрсәтергә әзер булырга тиешсез”, - дип белдерде Равил Моратов.

Татар – информ мәгълүмат агентлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International