Янгын сүндерү сагы буенча экскурсия

2012 елның 3 апреле, сишәмбе

Федераль янгынга каршы хезмәтенең беренче отрядында балаларга янгын сүндерү сагы буенча экскурсияне үткәрү менә инде җылы традициягә кереп китте. 29 март көнне Түбән Каманың «Надежда» реабилитацион үзәкнең  30 укучысы (икенче сыйныфтан алып алтынчы сыйныфка кадәр) һәм аларның укытучылары 33 нче янгын сүндерү сагына кунакка килделәр.  Бүлекчә җитәкчесе, эчке хезмәт подполковнигы Шәйхетдинов  Эдуард Нәкыйп улы балаларны элемтә бүлеге, укыту сыйныфы, тренажер залы, аш бүлмәсе һәм “теплодымокамера” белән таныштырды.  Янгын сүндерү машинасының эшләүе турында сөйләде.  Махсус яшь кунаклар өчен коткаручылар янгын сүндерү машиналар белән тревога буенча тиз арада җыену һәм чыгуны күрсәттеләр. Кызык, әмма “тревога” сигналын балалар мәктәптәге кыңгырау белән чагыштырдылар. Янгын сүндерү техникасы, киеме, гомумән янгын сүндерүчеләр үзләре балаларда шундый зур кызыксыну уятты, хәтта алтынчы сыйныфта укучы Ринат Сагитов түземсезлек белән, сулыш органнарны саклый торган аппарат киеп карарга сорады, һәм ул аңа авыр булып тоелды, чөнки әлеге аппаратның авырлыгы 16 кг. 

Моннан тыш, янгын сүндерүчеләр балаларга спорт манежында киртәле 100 м. чабуын, өйрәтмә бинаның дүртенче катына штурм баскычы буенча менүен күрсәттеләр. Балалар коткаручыларга шак карап тордылар, хәтта икенче сыйныф укучысы Даниил Захаров  хис тойгыларын  тыя алмыйча “Кинодагы кебек”, дип әйтеп куйды.  Дөрестән дә шак катырлык әйберләр бар, чөнки безнең алда янгын - кулланма спорт  буенча республика, Идел буе федераль округы һәм Россия җиңүчеләре чыгыш ясады. 

Шулай ук, кечкенә кунакларга янгын сүндерүчеләр утны су һәм махсус күбек белән сүндерүен күрсәттеләр.  Экскурсия белән балалардан тыш, олылар да канәгать калдылар. Икенче сыйныф укучысы Милена Петрованың әнисе Ольга Борисовна янгын сүндерүчеләргә кызыклы һәм балалар өчен бик кирәкле экскурсия өчен рәхмәт сүзләрен белдерде. Үзләренең рәхмәтләрен белдереп балалар ут белән көрәшүчеләргә, кулдан эшләнгән төрле әйберләр бүләк иттеләр. Аларның җитәкчеләре  Пиунова Маргарита  Николаевна янгын сүндерү сагының җитәкчесенә Шаповалов А.А., аның отрядына кызыклы экскурсия оештыру өчен рәхмәт сүзләрен  белдерде.        

 

 

                     

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International