Су баса!

2012 елның 11 апреле, чәршәмбе

Бүгенге көндә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсенең күзәтүе астында 3 муниципаль райондагы 3 авыл тора. Ташу зонасына 87 йорт керә, аларда 210 кеше яши, шуларның 23се бала. 17 кеше эвакуацияләнде.

Әгерҗе районының Иж-Бубый авылында Бобинка елгасы ярларыннан чыгу нәтиҗәсендә 54 йортны су басты. Аларда 124 кеше яши, шуларның 13се бала. Бобинка елгасының су биеклеге 260 см-га җитте, бу критик биеклектән 50см биегрәк.

 Баулы районының Исергәп авылында 23 йортны су басты. Аларда 59  кеше яши, шуларның 5се бала. 13 кешене эвакуацияләделәр. Тумбарлинка елгасындагы суның биеклеге 375 см 230 см кадәр кимеде.

Әлмәт шәһәренең Урсалы авылында карның тиз эрү нәтиҗәсендә күп күләмдә су Зәй елгасының элекке эзеннән китте. Нәтиҗәдә 10 йортны су басты, Аларда 27 кеше яши, шуларның 5се бала, 4 кешене эвакуацияләделәр. Елгадагы суның биеклеге 280 см 70см кадәр кимеде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International