Бүген Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча укыту – өйрәтмә манежында Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы федераль янгынга каршы хезмәтенең махсус бүлекчәләр арасында янгын – кулланма спорт буенча ХХIII бөтенроссия ярышлары башланды. Төп приз өчен төрле шәһәрләрдән килгән 13 команда көрәшәчәк. Ярышларның хөрмәтле кунагы булып Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының махсус янгын сагының һәм гражданнар оборонасының, янгын – коткару көч департаментның икенче бүлекнең җитәкчесе эчке хезмәт полковнигы Александр Терентьев иде. Ул Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча укыту – өйрәтмә манежын бик югары бәяләде. “Мондый залда сез иң яхшы һәм югары нәтиҗәләрне күрсәтергә тиешсез”, - дип әйтте Александр Терентьев. Чын көрәштә җиңү яуларга теләген катнашучыларга Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәнең җитәкчесе эчке хезмәт генерал – майоры Хәбибуллин Рафис Җәүдәт улы белдерде. “2013 елда Татарстан башкаласында узачак Бөтендөнья Универсиада алдыннан, яхшы результатларны күрсәтү өчен сезнең бөтен мөмкинлегегез бар. Безнең янгын кулланма спорт төрен күрсәтмә чыгыш буларак студентлар уеннарында тәкъдим ителәчәк, бу исә янгын – кулланма спортның киләчәге бар дигән сүз.”
Шулай ук хөрмәтле кунаклар арасында “Горбунов С.П. исемендәге КАПО” ОАО генераль директоры Васил Каюмов, “Казан дәүләт Казна дары заводы” Федераль Казна оешманың генераль директоры Хәлил Гиниятов һ.б. бар иде.
Бүген катнашучылар 2 төр буенча көч сынаштылар: өйрәнү бинаның штурм баскычы белән дүртенче катка менү һәм “трехколленый” быскычы белән өйрәтү бинаның өченче катына менү.