Быел Татарстанда язгы ташу иң “начар” сценарий буенча уза калса, 44 муниципаль берәмлекнең 235гә кадәр торак пунктын су басарга мөмкин – бу шуларда яшәүче 18,5 меңгә кадәр кешегә кагыла дигән сүз. Тагын 40 икътисад объектына, шул исәптән Биектау районындагы спирт заводына, 10 мең фельдшер-акушерлык пунктына, 35 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенә, 60лап социаль-культура объектына, 106 чакрым юлга, 194 чакрым электр линияләренә, 62 күпергә шундый куркыныч яный. Дөрес, нефть үткәргечләр мәсьәләсендә алай дип булмый.
Бүген Татарстан Хөкүмәте йортында муниципалитетлар белән видеоконференция рәвешендә ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов рәислегендә башланган республиканың гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссиясе утырышында Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең кискен хәлләрдә идарә итү үзәге башлыгы вазифаларын башкаручы Рәмис Мәссәров шундый белешмә бирде. Ләкин, элеккеге еллардагы су басу карталары буенча төзелгән быелгы фаразлы планда, ТР гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Николай Суржко сүзләренчә, 24 муниципаль берәмлектәге 118 торак пунктта гына вазгыять катлаулы булачак. Бу исәпкә Казан да керә, төгәлрәге, аның Дружба, Мирный, Первомайский, Борисково, Салмачы, Вознесенье, Карьер, Царицино, Малые Клыки, Новая Сосновка, Киндерле, Күлсәет бистәләре, шулай ук Киров районының Ягодный бистәсе, Вахитов районының Подлужная урамы.
27 март көнне янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 38 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республикада 2 янгын очрагы теркәлгән. Бер кеше җәрәхәтләнгән. 01сәг. 22 мин. башкаланың Фучик урамындагы бер фатирның алгы бүлмәсе янган. 1973 елгы ир кеше төтен белән агуланган. Янгынның сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
25 февральдан алып 28 февральга кадәр башкалыбызда “Морозко - 2011” бөтенроссия фестиваль – конкурсы узды. Быел фестивальгә төрле шәһәрләрдән 1000 якын катнашучы җыелды. Татарстан яшьләре дә әлеге конкурста традицион рәвештә актив катнашты. Жюри әгъзаларына да танылган вокал укытучылары, хореографлар, режиссерлар, иҗат коллективларның җитәкчеләре, һ.б керде.
25 март көнне янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 39 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республикада 5 янгын очрагы теркәлгән. Бер кешенең гомере өзелгән. Янгыннарның сәбәбе: янгын белән саксыз эш итүдән 2 янгын, кыска ялганыштан 1 янгын, 2 янгынның сәбәбе ачыклана.
08 сәг. 49 минутта Казан шәһәре, Киров районы, Богатырев,6 адресы буенча кирпечләр ишелүе турында хәбәр килде. Диспетчер ЦППС ФГКУ “7 ОФПС ТР буенча” чакыру буенча ПЧ – 4 һәм ОГ ОФПС – 7 беренче бүлекне чыгарды.
Бүген коткаручылар һәм Туполев исемендәге Казан авиация университетының волонтерлары Янки авылында ялгыз яши торган 93 яшьлек Хәймә әбинең ишек алдын, түбәсен кардан чистарттылар. Әлеге ярдәм күрсәтү акциясе ел саен ташу зонасына эләккән урыннарда уза.
Яшүсмерләр арасында дөнья чемпионы, ТР янгын – кулланма спорт буенча җыелма команданың вәкилле Артур Абдулхаликов Россия янгын – кулланма спорт буенча яшүсмер чемпионатының абсолют җиңүчесе булды. Чемпионат Екатеринбург шәһәрендә узды.
15 март көнне янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 50 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республикада 4 янгын очрагы теркәлгән. Бер кешенең гомере өзелгән, 3 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган, 21 кеше коткарылган.
14 март көнне Әгерҗе районының Совхоз 2 урамында 9нчы шәхси йортта янгын чыга. Әлеге йортта ике хатын - кыз яшәгән 1950 елгы әни кеше һәм аның 1971 елгы кызы. Алар беркая да эшләмәгәннәр, ОВД да учетта торганнар. Фаҗига булган көнне әни кеше пенсия ала һәм шул акчага алар чираттагы аракыны алып эчәләр.