8 апрель көнне янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 35 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республикада 5 янгын очрагы теркәлгән. Бер кешенең гомере өзелгән. Бер кеше коткарылган. Янгыннарның сәбәбе: тәмәке төпчегеннән 1 янгын, кыска ялганыштан 2 янгын, мичнең артык кызып китүдән 1 янгын, 1 янгынның сәбәбе ачыклана. Кайбыч районының Байморзалар авылында беркатлы агач йортта янгын чыкты. Янгынны сүндергән вакытта янгын сүндерүчеләр 1955 елгы йорт хуҗасының мәетен табалар. Күршеләр әйтүенчә, әлеге ир берүзе яшәгән аракы эчәргә, яткан килеш тәмәке тартырга яраткан. Ут тәмәке төпчегеннән чыккан дип фаразлылар. Башкалабызның Чуйков урамында да бер фатирда янгын чыккан. Анда диван һәм йорт әйберләре янган. Янгыннан 1935 елгы хатын-кызны коткарганнар. Янгын кыска ялганыштан чыккан.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
· Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
· Яткан җирдән тәмәке тартмаска
· Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
· Төзек булмаган электр үткәргечтән , ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
· Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
· Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
· Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.