Тукай районның Түбән Суыксу авылының ирекле янгын сүндерүчеләре зур мәйдандагы янгынга таралырга ирек бирмичә, 1 миллион сумлык шәхси милекне уттан коткарып калдылар.
Ике катлы йортның януы турында хәбәр янгын сүндерү сагына авыл торучылардан килде. Өч минуттан соң, янгын чыккан урынга беренчеләрдән булып Түбән Суыксу ирекле янгын җәмгыятенең ирекле янгын сүндерүчеләре АЦ – 8-40 автоцистерна белән килеп җитте. Ул вакытта йортның керү ишегеннән төтен чыгып торды. Ирекле янгын сүндерүчеләр зур мәйданындагы янгынны тиз арада сүндерделәр. Тикшерү барышында түбәндәге факторлар билгеле булды, ут йортның алгы бүлмәсендә тәмәке төпчегеннән чыкты, анда иске кулланмаган әйберләр янды. Алгы бүлмәнең түбәсе һәм стеналары корымланып бетте. Зара күрүчеләр юк.