6 апрель көнне 11.30 сәгәтьтә. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Идел буе федераль округының кризис хәлләр идарә үзәгенең өлкән оператив кизү торучыга BELL – 407 вертолет бортынан « SOS» сигналы килгән. Әлеге сигнал Татарстан Республикасы Түбән Кама районы Благодатное торак пункты тирәсендәге “Казан - Оренбург” трассасы тирәсенннән килгән. Фаҗиганың сәбәбе ачыклана. Моның өчен Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәнең оператив төркеме МИ – 8 МТВ вертолетында шул урынга очкан. Түбәндәге көч һәм чаралар җәлеп ителгән: шәхси составтан 34 кеше, 12 берәмлек техника (МЧСтан 25 кеше, 8 берәмлек техника).
ОГ ГУ МЧС РФ ТР буенча 10 кеше 1 берәмлек техника
ОГ ОФПС-16 3 кеше 1 берәмлек техника
ПЧ-62;163 6 кеше 3 берәмлек техника
ЗПСО№6 6 кеше 3 берәмлек техника
ДПО Благодатное 1 кеше 1 берәмлек техника
ДПО Верхняя Уратьма 3 кеше 1 берәмлек техника
ЦРБ 3 кеше 1 берәмлек техника
МВД 2 кеше 1 берәмлек техника