ЯҢАЛЫКЛАР


28
декабрь, 2014 ел
якшәмбе
Шимбә көнне ТР буенча Россия ГТХМ БИ актлар залы шыгрым тулы иде, әмма эш көнендә кебек формада булган кешеләр белән түгел, ә урман хайваннарына, әкият геройларына һәм гүзәл кар бөртекләренә һәм принцессаларга бизәнгән балалар белән. Хезмәткәрләрнең балалары өчен яңа ел бәйрәмен республика гадәттән тыш идарәчелекнең җитәкчелеге оештырды. 

26
декабрь, 2014 ел
җомга
Россия Коткаручы көне алдыннан Яшел Үзән янгын саклау гарнизоны янгын сүндерүчеләре ГТО (“Готов к труду и обороне”) нормаларын тапшырып спорт бәйрәмен үткәрде. Бүлекләрнең шәхси составын 8 нче федераль янгынга каршы отряд башлыгы Зөфәр Хәлиуллин сәламләде. Хәзерге заман комплексы яшь ягыннан 11 төркемне күздә тота. 
Россия Коткаручы көне алдыннан Яшел Үзән янгын саклау гарнизонында Татарстан Республикасы буенча 8 нче федераль янгынга каршы отрядның яшь хезмәткәрләренең тантаналы ант итү йоласы узды. Ул “А. М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы” ААҖ саклау буенча 52 нче янгын бүлек территориясендә булды. 

Бүген бөтенроссия селектор киңәшмәдә гадәттән тыш идарәчелектә Яңа Ел бәйрәмен әзерләгән һәм үткәргән вакытта идарә итү органнары һәм көчләре халыкка куркынычсызлык тәэмин итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Россия ГТХМ башлыгы Владимир Пучков чыгышында кеше гомерләрен һәм сәламәтлеген сакларга һәм ашыгыч ярдәм күрсәтергә юнәлтелгән планлы һәм комплекслы рәвештә профилактик чараларны үткәрүгә басым ясады.

Бүген сәгать 10:40 (мск) Әлмәт районы Түбән Мактама торак пункты янында МИ-2 вертолетының җиргә каты мәҗбүри төшүе турында хәбәр килде. Бортта ике пилот һәм бер пассажир булган иде. Һәлакәт нәтиҗәсе буларак, беркем дә зарар күрмәде.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 63 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 3 тапкыр. Республикада 4 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда  0 янгын.

Сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта техник  кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, транспорт чараның электр челтәре төзек булмау аркасында – 1 янгын, 2 очракның сәбәпләре ачыклана.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 21 тапкыр чыктылар. 2 кеше коткарылды.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 0 чыктылар.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 9 тапкыр чыктылар. ДТПга – 2 тапкыр, балык тотучылар белән профилактик әңгәмә уздыру – 2 тапкыр, башка чакырулар буенча – 5 тапкыр.


25
декабрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең актлар залында бәйрәм концерты булды һәм өстен чыккан хезмәткәрләргә идарәчелек бүләкләре бирелде. Тантаналы чарага Татарстанның гадәттән тыш идарәчелегенең ветераннары һәм вафат булган хезмәткәрләрнең тол хатыннары һәм аналары чакырылган иде. Бәйрәмне котлау сүзләре белән баш идарәнең башлыгы Рафис Хәбибуллин ачып җибәрде.

Кичә Тәтеш педагогия колледжында коткару эшенә ант иткән 75 бәхетленең 20 се бүген Казанга килде. Алар монда ГТХМ хезмәткәрләре нинди шартларда һәм нинди техника белән эшләгәнен үз күзләре белән күрделәр. Кадетларның экскурсиясе Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең Кризис хәлләрдә идарә итү үзәген карап башланды. 

Республиканың сулыкларында боз калынлыгы буенча 2014 елның 25 декабренә хакыйкый мәгълүматлар

Шушы көннәрдә Раифа монастыре аерым пост хезмәткәрләре һәм җирле үзидәрә органнары белән бергә Яшел Үзән районы Бело-Безводное авылының урта гомумбелем мәктәбендә һәм 29 нчы “Ёлочка!” балалар бакчасында балаларны эвакуацияләү буенча практик дәресләр һәм өйрәнүләр оештырылып уздырылды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International