Бүген сәгать 10:40 (мск) Әлмәт районы Түбән Мактама торак пункты янында МИ-2 вертолетының җиргә каты мәҗбүри төшүе турында хәбәр килде. Бортта ике пилот һәм бер пассажир булган иде. Һәлакәт нәтиҗәсе буларак, беркем дә зарар күрмәде.
Вакыйга урынында Әлмәт янгын саклау гарнизоны оператив төркеме эшли. Вафат булган һәм зарар күргән юк. Экипажга һәм пассажирга эвакуацияләнү кирәк булмады.
Вакыйга урынында барлыгы 24 кеше һәм 7 берәмлек тхника эшли, шуларның санында ГТХМ нан 11 кеше һәм 3 берәмлек техника.