Бүген Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең актлар залында бәйрәм концерты булды һәм өстен чыккан хезмәткәрләргә идарәчелек бүләкләре бирелде. Тантаналы чарага Татарстанның гадәттән тыш идарәчелегенең ветераннары һәм вафат булган хезмәткәрләрнең тол хатыннары һәм аналары чакырылган иде. Бәйрәмне котлау сүзләре белән баш идарәнең башлыгы Рафис Хәбибуллин ачып җибәрде.
Рафис Хәбибуллин Бөтенроссия “Созвездие мужества” фестивале региональ этабының 15 җиңүчесен бүләкләде. Шуннан соң тантаналы чараны бәйрәм концерты дәвам итте. Сәхнәдә сәләтләрен коткаручы һәм янгын сүндерүче коллективлары күрсәтте.