Россия ГТХМ барлык көчләре Яңа Елны каршылаган вакытта кеше гомерләрен сакларга әзер

2014 елның 26 декабре, җомга

Бүген бөтенроссия селектор киңәшмәдә гадәттән тыш идарәчелектә Яңа Ел бәйрәмен әзерләгән һәм үткәргән вакытта идарә итү органнары һәм көчләре халыкка куркынычсызлык тәэмин итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Россия ГТХМ башлыгы Владимир Пучков чыгышында кеше гомерләрен һәм сәламәтлеген сакларга һәм ашыгыч ярдәм күрсәтергә юнәлтелгән планлы һәм комплекслы рәвештә профилактик чараларны үткәрүгә басым ясады.

Ил территориясендә опратив хәл турында доклад белән НЦУКС башлыгы генерал-майор Виктор Яцуценко чыгыш ясады.

— Яңа ел һәм раштуа бәйрәмнәре вакытында гражданнарның куркынычсызлыгын тәэмин итү максаты белән барлыгы 63 мең оешма һәм 2,5 меңнән артык фейерверк җибәрү өчен мәйдан контрольдә тора. Бөтен көчләр һәм чаралар хәрәкәтләргә әзер.

Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе башлыгы урынбасары (Дәүләт янгынга каршы хезмәт буенча) эчке хезмәт полковник Рафаил Мотыйгуллин бәйрәм иткән вакытка гражданнарга үзләренең һәм туганнарының куркынычсызлыгы турында онытмаска тәкъдим итте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International