Шушы көннәрдә Раифа монастыре аерым пост хезмәткәрләре һәм җирле үзидәрә органнары белән бергә Яшел Үзән районы Бело-Безводное авылының урта гомумбелем мәктәбендә һәм 29 нчы “Ёлочка!” балалар бакчасында балаларны эвакуацияләү буенча практик дәресләр һәм өйрәнүләр оештырылып уздырылды.
Балалар бакчасының балаларыны эвакуацияләнүгә күбрәк вакыт кирәк булды. Монда икенче төрле контингент – кече яшьлек балалар һәм бөтенләй бәләкәчләр. Алар әле тиз генә җыенып урамга чыга алмый. Раифа монастыре аерым пост хезмәткәрләре, кимчелекләрне һәм искәрмәләрне билгеләп, өйрәнүләрнең бөтен барышын контрольдә тотты.