Һөнәр бәйрәмендә Яшел Үзән янгын сүндерүчеләре ГТО нормаларын тапшырдылар

2014 елның 26 декабре, җомга

Россия Коткаручы көне алдыннан Яшел Үзән янгын саклау гарнизоны янгын сүндерүчеләре ГТО (“Готов к труду и обороне”) нормаларын тапшырып спорт бәйрәмен үткәрде. Бүлекләрнең шәхси составын 8 нче федераль янгынга каршы отряд башлыгы Зөфәр Хәлиуллин сәламләде. Хәзерге заман комплексы яшь ягыннан 11 төркемне күздә тота. ГТО нормаларын тапшыруда Татарстан Республикасы буенча 8 нче федераль янгынга каршы отряд бүлекләрнең ярты йөздән артык хезмәткәре һәм эшчесе катнашты. Спорт бәйрәменең ахырына таба янгын бүлекләренең арасында мини-футбол һәм канат тартышу буенча матчлар үткәрделәр. Бәйрәм ахырында ярышларның һәрберсе буенча иң яхшыларны сайладылар, дипломнар һәм бүләкләр бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International