Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 77 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 1 тапкыр. Республикада 4 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 1 янгын.
Сәбәпләре: сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1 янгын, ут төртүдән – 1 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, транспорт чараның электр челтәре төзек булмау аркасында – 1 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 36 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 0 чыктылар.
Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 20 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 7 тапкыр, ДТПга – 2 янгын, балык тотучылар белән профилактик әңгәмә уздыру – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 10 тапкыр.
Россия Федерациясе Указы белән 27 нче декабрь Россия Коткаручы көне дип билгеләнде. Бәйрәм алдыннан котлау сүзләре белән хезмәттәшләренә Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең башлыгы – Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры эчке хезмәт генерал-лейтенанты Рафис Җәүдәт улы Хәбибуллин эндәште.
Бүген Тәтеш педагогия колледжында ике 280707 “Гадәттән тыш хәлләр вакытында саклау” һәм 280703 “Янгын куркынычсызлыгы” яңа белгечлекләре курсантларының ант итүләренә багышланган тантаналы чара узды. Истәлекле вакыйгада Тәтеш муниципаль районы башлыгы Рәмис Хатыйп улы Сафиуллов, Татарстан Республикасы Россия ГО һәм ГТХ министры урынбасары Николай Владимирович Суржко, Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе башлыгы урынбасары (ГПС буенча), эчке хезмәт полковнигы Рафаил Нурхамәт улы Мотыйгуллин, педагогия коллективы, ата-аналар һәм беренче курсантлар җыелышының дуслары катнашты.
Казан эзләү-коткару отряды коткаручылары, Татарстан Республикасы ГТХМ карамагындагы 2 нче Зональ эзләү-коткару отряды һәм Казан Башкарма комитеты Гражданнарны саклау идарәсе берләшкән көчләре белән бүген Казанда “Техгазсервис” оешмасы территориясендә кислород баллоны шартлаган аркасында 5х20 метрлык зурлыкта булган җимерелгән кирпеч бина урынында икенче зарар күргәнне эзләп өемне тәртипкә китерү дәвам итә.
Декабрьнең 17 нән 19 на кадәрь Россия ГТХМ яшүсмерләре Санкт-Петербургта Россия ГТХМ СПб УГПС спорт-савыктыргыч комплексының узышу сукмакларында иң көчлеләр исеменә ярышты.
Бүген Казанда Обнорский ур., 69 “Техгазсервис” территориясендә кислород баллоны шартлады һәм бер катлы бинаның дивары җимерелде.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 78 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр. Республикада 5 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 1 янгын.
Сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 поңар, төтен чыга торган чыга торган юлның төзек булмау аркасында – 2 янгын, транспорт чараның механизмы төзек булмау аркасында – 1 янгын, ут төртүдән – 1 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 20 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 2 чыктылар.
Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 14 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 6 тапкыр, ДТПга – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 7 тапкыр.
2014 елның 22 декабреннән 24 декабренә кадәрь республиканы яңа ел һәм раштуа бәйрәм чараларын уздырырга әзер булу мәсьәләләре буенча Россия ГТХМ ПРЦ надзор һәм профилактик эшләр бүлеге янгын куркынычсызлыкны һәм профилактик эшне тәэмин итү буенча надзорны оештыру бүлекчәсенең өлкән белгече эчке эшләр хезмәте майоры Сергей Леонидович Мизинов җитәкчелеге астында Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең планнан тыш (максатлы) тикшерүе үтә. Шул тикшерү эчендә Лаеш районы Башкарма комитеты җитәкчесенең вазифаларын вакытлы башкаручысы белән очрашу оештырып Лаеш муниципаль районы территориясенә чыгу булды.
Республиканың сулыкларында боз калынлыгы буенча 2014 елның 23 декабренә хакыйкый мәгълүматлар