Кичә Тәтеш педагогия колледжында коткару эшенә ант иткән 75 бәхетленең 20 се бүген Казанга килде. Алар монда ГТХМ хезмәткәрләре нинди шартларда һәм нинди техника белән эшләгәнен үз күзләре белән күрделәр. Кадетларның экскурсиясе Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең Кризис хәлләрдә идарә итү үзәген карап башланды. Чираттагы объект – оператив идарә итүнең күчмә составы тора торган иркен гаражы. Кызык экскурсия Татарстан Республикасы буенча җиденче ФПС отряды 3 нче янгын бүлегенең эчендә дәвам итте. Алда әле Идел буе региональ коткару отряды Казан филиалының коткаручылары да булган иде.
ТР ГТХМ Аклау үзәгендә төшке аштан соң балалар бүген Россия Федерациясе Коткаручы көненә багышланган Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсендә узган тантаналы концертының шаһите булды.