Тәүлек эчендә Татарстанда 4 янгын чыккан

2014 елның 26 декабре, җомга

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 63 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 3 тапкыр. Республикада 4 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда  0 янгын.

Сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта техник  кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, транспорт чараның электр челтәре төзек булмау аркасында – 1 янгын, 2 очракның сәбәпләре ачыклана.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 21 тапкыр чыктылар. 2 кеше коткарылды.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 0 чыктылар.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 9 тапкыр чыктылар. ДТПга – 2 тапкыр, балык тотучылар белән профилактик әңгәмә уздыру – 2 тапкыр, башка чакырулар буенча – 5 тапкыр.

 

25.12.2014 ел  20.13  Казан шәһәре, Идел буе районы, Победа проспекты, 48 нче йорт, 19 нчы гимназия.

   Беренче каттагы технология кабинетында ут чыга. Мәйданы 1 кв.м. Янгынның сәбәбе - электр җиһазны кулланган вакытта техник  кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска           

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International