ЯҢАЛЫКЛАР


30
декабрь, 2014 ел
сишәмбе

Бер шаһиттән Кытай базары янында шартлау турында хәбәр килде. Базар турында мәгълүмат расланмады. Шәхси секторны һәм кооператив гараж территориясе тикшерелде.  Сәгать 17:44 ГСК “Кольцо”да газ шартлауы турында хәбәр килде. Алдан ачыкланган мәгълүматлар буенча ЗИЛ-130 йөк машинасының метан баллоныннан газ саркып югалуы булды. 

Татарстан Республикасы буенча 8 нче федераль янгынга каршы хезмәт отряды хезмәткәрләре “Васильевский” шифаханәсендә урнаштырылган Украина мәҗбүри күченүче гаиләләрен котларга чыкты. Хәзергә шифаханәдә 42 Украина гражданы тора, алардан 11 бала 14 яшькә кадәрь. Гарнизон хезмәткәрләре кечкенә качакларга бәйрәм җыентыкларын бирде.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Карарын башкару нигезендә 44 муниципаль районының җитәкчеләре гражданнар белән пиротехник әйберләрне җибәрер өчен 236 махсус  мәйданчык билгеләп куйды. Бәйрәм салютларын җибәрү вакытында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итер өчен Дәүләт янгын надзорының 17 хезмәткәренең дежурлыгы оештырылган. ГТХМ хезмәткәрләре бөтен объектларда кизү тора, барлыгы 2274 кеше тартыла. Республика шәһәрләренең үзәк чыршыларында шулай ук янгын техникасы кизү торачак. 

Бү кичү Казаннан Югары Осланга кадәрь юлны 70 км якын кыскарта. Аның үткәрү сәләте көненә уртача йөз машина тәшкил итә. Идел аша боз юлын ачырга рөхсәт итер алдыннан ГИМС инспекторлары техник тикшерү уздырдылар. Бу юл әлегә 2,5 тоннадан артык түгел машиналар үтер өчен тулысынча куркынычсыз.

Республиканың сулыкларында боз калынлыгы буенча 2014 елның 30 декабренә хакыйкый мәгълүматлар

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 75 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 2 тапкыр. Республикада 6 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда  6 янгын. 5 кеше коткарылган.

Сәбәпләре: 1 очракның сәбәпләре ачыклана, электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, мичне кулланган вакытта янгын  куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, тәмәке тарткан вакытта ут белән саксыз эш итү аркасында – 1 янгын.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 24 тапкыр чыктылар. 2 кеше коткарылды.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга чыкмадылар.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 12 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 1 тапкыр,  ДТПга – 6 тапкыр, бозның калынлыгын билгеләү өчен – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 4 тапкыр.


29
декабрь, 2014 ел
дүшәмбе

2014 елның 29 декабрендә ГИМС инспекторлары белән техник тикшерү нәтиҗәләре буенча ике боз кичүе ачылды:

Әлмәт балалар йорты балаларын киләсе бәйрәмнәр белән котлар өчен ТРО ВДПО Әлмәт бүлекчәсе инструкторлары Гөлизә Хасанова һәм Аида Әлмөхәмәтова килде. Ихлас күңелле яңа ел теләкләре белән алар балаларга бүләкләр бирде. Бу бүләкләр ТРО ВДПО Әлмәт бүлекчәсенең бөтен коллективы акчасына сатып алынган иде. 
Республиканың сулыкларында боз калынлыгы буенча 2014 елның 29 декабренә хакыйкый мәгълүматлар

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 69 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 6 тапкыр. Республикада 10 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда  6 янгын. 3 кеше коткарылган.

Сәбәпләре: мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, тәмәке тарткан вакытта ут белән саксыз эш итү аркасында – 2 янгын, ут төртүдән – 2 янгын, җитештерү процессның төзек булмау  - 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, 2 очракның сәбәпләре ачыклана.  

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 22 тапкыр чыктылар. 2 кеше коткарылды.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 2 чыктылар.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 5 тапкыр чыктылар. Балык тотучылар белән профилактик әңгәмә уздыру – 4 тапкыр, башка чакырулар буенча – 1 тапкыр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International