Россия Коткаручы көне алдыннан Яшел Үзән янгын саклау гарнизонында Татарстан Республикасы буенча 8 нче федераль янгынга каршы отрядның яшь хезмәткәрләренең тантаналы ант итү йоласы узды. Ул “А. М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы” ААҖ саклау буенча 52 нче янгын бүлек территориясендә булды. Бөтен җыелган кешеләрне Татарстан Республикасы буенча 8 нче федераль янгынга каршы отряд башлыгы Зөфәр Хәлиуллин сәламләде. Яшел Үзән ветераннар хәрәкәтенең вәкилләре, шул исәптә Яшел Үзән шәһәренең Эчке эшләр органнарының Ветераннар Советы рәисе Юрий Карин бәйрәмнең хөрмәтле кунаклары булды.