ЯҢАЛЫКЛАР


1
апрель, 2016 ел
җомга

Узган тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 48 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән  чүп-чар януга – 1, ялган чакыру буенча – 15, янусыз кыска ялганыш аркасында – 2, ризык көю аркасында – 2, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 12. Республика янгын сүндерүчеләре 4 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 2.

Бүген Теләче районында Караширмә торак пунктыннан ерак түгел Зур Мишә елгасында боз агу вакытында күпер астында боз тыгылмас өчен шартлату эшләре узды. Татарстан территориясендә Казан югары хәрби башлык училищесенең Русия Оборона министрлыгы шартлатучылары ГТХМ коткаручылары белән шартлау эшләрен башкарган быел бу беренче район.


31
март, 2016 ел
пәнҗешәмбе

2016 елның 31 нче мартында Норлат муниципаль районы, Клиновка тимер юлы разъезды адресы буенча торак йортта ике кешенең ис газы белән агулануы турында хәбәр килде. 1968 елгы ир-ат һәм 1969 елгы хатын-кыз һәлак булган. Вакыйганың сәбәпләре ачыклана. Үлүнең чамаланган сәбәбе – мичтән чыккан ис газы белән агулану.

Янгын сүндерү хезмәте елын үткәрү, шулай да Русия янгын сүндерү хезмәте барлыкка килү көненең 367 еллыгын бәйрәм итүгә әзерләнү нигезендә Татарстан Республикасы Янгынга каршы хезмәтнең Чистай отряды Иске Рәҗәп авылын саклау буенча аерым постның эшчеләре балалары өчен ачык ишекләр көнен оештырган.

Узган тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 44 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән  чүп-чар януга – 2, ялган чакыру буенча – 17, янусыз кыска ялганыш аркасында – 1, ризык көю аркасында – 1, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 12, башкаларга – 1. Республика янгын сүндерүчеләре 6 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 6. 2 кеше зыян күргән, 2 кеше коткарылган.


30
март, 2016 ел
чәршәмбе

Медик-студентлар юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрүчеләргә беренче ярдәм күрсәткәннәр, ә коткаручылар шул һәлакәтнең нәтиҗәләрен бетергәннәр иде. Шундый сценарий буенча бүген “Булгаравтоваз” территориясендә күнегү базасында Казан дәүләт медицина университеты студентлары өчен өйрәнү һәм методика дәресләре үтте.

Ташкын хәленең контроле ТР ГТХМ ның 82 вакытлы күзәтү гидропостыннан һәм Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең 28 гидропостыннан башкарыла.

Узган тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 33 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән  чүп-чар януга – 3, ялган чакыру буенча – 12, янусыз кыска ялганыш аркасында – 0, ризык көю аркасында – 4, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 8, башкаларга – 1. Республика янгын сүндерүчеләре 3 янгынны сүндергән, шул исәптән милекнең төрле формаларында – 3.


29
март, 2016 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Бөтенрусия ирекле янгын сүндерү җәмгыятенең Татарстан республика бүлегендә Русия ГТХМ системасында Янгын сүндерү хезмәте елы нигезендә үткәрелгән янгын куркынычсызлык буенча “Неопалимая Купина” дигән Бөтенрусия балалар һәм яшүсмерләр сәнгате конкурсының республика этабын нәтиҗәләделәр.

Узган тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 61 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән  чүп-чар януга – 4, ялган чакыру буенча – 21, янусыз кыска ялганыш аркасында – 1, ризык көю аркасында – 0, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 21. Республика янгын сүндерүчеләре 7 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 5, каралтылар – 1, милекнең төрле формаларында – 1.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International