Дәүләт Советында муниципаль берәмлекләрнең вәкилләре белән халыкны һәм территорияләрне гадәттән тыш хәлләрдән саклау һәм авария-коткару хезмәтләренең эше турында республика законнарын тормышка ашыру мәсьәләләре буенча видеоконференция элемтәсе үтте. Чараны Законлык һәм хокук тәртибе комитеты оештырган. Видеоконференция элемтәсен Комитет Рәисе Шакир Ягудин үткәргән.
ГТХМ вәикилләре ташкын хәленә аерым игътибар иттеләр. Гадәттәгечә логикага һәм аек фикергә каршы һаман бозга чыга торган балыкчылар турында сорау килеп чыкты. Яз-җәй вакытының тагын бер проблемасы – суда кешеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итүе. Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең су объектларында кешеләрнең куркынычсызлыгы бүлеге башлыгы, кече көймәләр буенча баш дәүләт инспектор Юрий Венедиктов билгеләгәнчә, ел саен су коену сезонында, 70 тән 150 гә кадәрь кеше һәлак була.