Укучылар янгын сүндерүчеләрдә кунакта

2016 елның 15 апреле, җомга

Азнакай шәһәренең 87 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлегендә ачык ишекләр көнен “Азнакай шәһәре гимназиясе” муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе һәм “Азнакай шәһәре 8 нче урта гомумбелем мәктәбе” муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе укучылары өчен Янгын сүндерү хезмәте елы нигезендә ТР Бөтенроссия ирекле янгын сүндерү җәмгыятенең янгын сүндерүчеләре һәм хезмәткәрләре оештырды. Укучыларны кизү каравыл башлыгы Илфак Закиров, күзәтү эшләре бүлегенең инспекторы Равил Хөсәенов һәм ВДПО ның Татарстан региональ бүлегенең Әлмәт районара бүлеге инструкторы Раилә Зәкиева каршылады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International