Чаллы янгын сүндерүчеләре кадетлар мәктәбендә

2016 елның 13 апреле, чәршәмбе

Янгын сүндерү хезмәте елында Чаллы янгын сүндерүчеләре Совет Союзы Герое Никита Кайманов исемендәге кадетлар мәктәбенең укучыларында кунакларда булдылар. Очрашуда балалар янгын сүндерүчеләрнең авыр хезмәте турында әңгәмәдән генә түгел, ә янгын сүндерү хезмәте турында видеофильм да карап белделәр. ПСЧ-72 каравыл башлыгы урынбасары Камил Ганиев балаларга үзе сайлаган һөнәренең серләрен ачты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International