Бүген Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең хезмәткәрләре кием формасының кышкысыннан җәйгесенә күчтеләр. Җәйге форманы кию әзерлеген баш идарәсенең җитәкчелеге строй смотрында тикшергән иде. Саклау, мониторинглау һәм гадәттән тыш хәлләрне кисәтү буенча баш идарәсенең башлыгы урынбасары Андрей Орлов смотр белән җитәкчелек иткән. Смотрны нәтиҗәләгәндә ул табылган кимчелекләрне төзәтергә боерык биргән.