ТР Премьер-министры “Имин шәһәр” аппарат-программа комплексы системаларын үстерү мәсьәләләре буенча идарәара комиссия утырышында катнашты

2016 елның 13 апреле, чәршәмбе

Бүген Русия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Рогозин “Имин шәһәр” аппарат-программа комплексы системаларын үстерү мәсьәләләре буенча идарәара комиссия утырышын үткәрде. Татарстан Республикасыннан утырышта ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе башлыгының беренче урынбасары Таһир Кәримуллин, ТР Куркынычсызлык Советы секретаре Айрат Шәфигуллин, ТР буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, республика министрлыклары һәм идарәчелекләренең җитәкчеләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International