Тәүлек эчендә Татарстанда 5 янгын чыккан

2016 елның 14 апреле, пәнҗешәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 142 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 30 тапкыр, кипкән үлләне сүндерергә – 5 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 64 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 янгын, башка хезмәтләр белән эшләү – 16 тапкыр. Республикада 5 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 1 янгын. 1 кеше һәлак булган,4 кеше зарар күргән, 15 кеше коткарылган.

Сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, ут төртүдән – 1 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 17  тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 8 тапкыр чыктылар.   

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 14 тапкыр чыктылар. Башка чакырулар буенча – 10 тапкыр, югалган кешене эзләү буенча – 2 тапкыр, ишекләрне ачу буенча – 2 тапкыр.  

13.04.2016 ел 11.53 Казан шәһәре, Совет районы, кече Клыки поселыгы, Олы Кызыл урамы, 128 нче йорт

Автосервиста автомобиль янды. Мәйданы 6 кв.м. Янгын сүндерүчеләр 15 кешене коткарды, шуларның 4се тән җәрәхәтләре алды һәм хастаханәгә озатылды. Янгынның сәбәбе – электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү

13.04.2016 ел 21.32 Чистай шәһәре, Галактионова урамы, 79 нчы йорт.

Бер катлы йортта ут чыга. 25 кв.м. мәйданында җиһаз яна. Янгынны сүндән вакытта янгын сүндерүчеләр, 1989 елгы ир-ат мәетен табалар. Фаҗиганең сәбәбе – сүндерлмәгән тәмәке төпчеге.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International