Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 99 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 21 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 43 тапкыр, кыска ялганыштан – 5 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 янгын, башка хезмәтләр белән эшләү – 8 тапкыр. Республикада 16 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 6 янгын. 1 кеше зарар күргән, 4 кеше коткарылган.
Сәбәпләре: мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 4 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 4 янгын, газ җиһазын кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, транспорт чараның механизмы төзек булмау аркасында – 1 янгын, чуп-чарны яндырган вакытта куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 2 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 4 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 6 тапкыр чыктылар.
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 11 тапкыр чыктылар. Башка чакырулар буенча – 5 тапкыр, төрекөмешне җыю буенча – 1 тапкыр, янгынга – 1 тапкыр, югалган кешене эзләү буенча –1 тапкыр, ишекләрне ачу буенча – 2 тапкыр, ДТПга – 1 тапкыр.
15.04.2016 ел 00.20 БиектауМР, Куркачи тимер юл стациясе, Гагарина урамы.
Бер катлы кирпеч торак йортта ут чыга. Янгын сүндерүчеләр килгәнче ут кирпеч гаражка күчә. Мәйданы 58 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә, 1970 елгы ир-ат зарар күрә. Янгынны сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.
14.04.2016 ел 05.30 Яшел Үзән шәһәре, Туктарова урамы, 5-6.
Ут белән саксыз эш итү аркасында фатирда ут чыга. 12 кв.м. мәйданында өй әйберләре һәм җиһаз яна. Янгын сүндерүчеләр 4 кешене коткара.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.