2016 ел 13 нче апрельнең иртәсенә Татарстан Республикасында гидрологик хәл

2016 елның 13 апреле, чәршәмбе

Ташкын хәленең контроле ТР ГТХМ ның 82 вакытлы күзәтү гидропостыннан һәм Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең 28 гидропостыннан башкарыла.

Куйбышев сусаклагычында Югары Ослан торак пункты янында су дәрәҗәсе 52,92 м (+11 см), югары критик дәрәҗә билгесе 54,24 м. Түбән Кама сусаклагычында Яр Чаллы шәһәре янында су дәрәҗәсе 63,54 м (+13 см), югары критик дәрәҗә билгесе 65,9 м.

Узган тәүлекләр эчендә республика елгаларының күбесендә су дәрәҗәсе 13-109 см кимегән. Республика елгаларында су дәрәҗәләре куркыныч күрсәткечләрдән кимрәк булганы билгеләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International