15 нче апрельгә республика сулыкларында гидрологик хәл

2016 елның 15 апреле, җомга

Ташкын хәленең контроле ТР ГТХМ ның 82 вакытлы күзәтү гидропостыннан һәм Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең 28 гидропостыннан башкарыла.

Куйбышев сусаклагычында Югары Ослан торак пункты янында су дәрәҗәсе 53,30 м (+14 см), югары критик дәрәҗә билгесе 54,24 м. Түбән Кама сусаклагычында Яр Чаллы шәһәре янында су дәрәҗәсе 63,76 м (+12 см), югары критик дәрәҗә билгесе 65,9 м.

Республика елгаларында су дәрәҗәләре куркыныч күрсәткечләрдән кимрәк булганы билгеләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International