ЯҢАЛЫКЛАР


21
апрель, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Моның турында бүген Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары, ТР Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия рәисе Алексей Песошин “Татарстан Республикасы территориясендә РСЧС территориаль система асты табигый янгыннарны бетерүгә әзер булу турында” темалы комиссия утырышында әйтте. Утырыш Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе, республика урман һәм авыл хуҗалыгы министрлыкларының һәм ТР буенча ЭЭМ җитәкчеләре катнашуы белән узган иде.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 51 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 7 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 20 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 0 янгын, башка хезмәтләр белән эшләү – 14 тапкыр. Республикада 3 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 1 янгын. 1 кеше зарар күргән. 1 кеше коткарылган.


20
апрель, 2016 ел
чәршәмбе

Бүгенге көн “Тәтеш дәүләт гражданнарны саклау колледжы” дәүләт автономияле профессиональ белем бирү учреждениесенең укучылары өчен бик эчтәлекле булып чыкты. Иртән үк алар Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең оператив хезмәтләр эше, шулай да республика янгын сүндерү хезмәте тарихы белән танышкан.

Ташкын хәленең контроле Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең 28 гидропостыннан башкарыла. Куйбышев сусаклагычында Югары Ослан торак пункты янында су дәрәҗәсе 53,59 м (+13 см), югары критик дәрәҗә билгесе 54,24 м. Түбән Кама сусаклагычында Яр Чаллы шәһәре янында су дәрәҗәсе 63,90 м (-4 см), югары критик дәрәҗә билгесе 65,9 м. Сусаклагычларда су өсте боздан чистарганы билгеләнә.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 83 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 13 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 34 тапкыр, кыска ялганыштан – 0 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 янгын, башка хезмәтләр белән эшләү – 22 тапкыр. Республикада 9 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 3 янгын.


19
апрель, 2016 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы буенча Федераль янгынга каршы хезмәтнең 15 нче отряд җитәкчелеге Яр Чаллы янгын сүндерү хезмәте гарнизоны ветераннары өчен бәйрәм чарасын оештырган. Гадәттәгечә бәйрәм 17 нче апрельдә билгеләнә торган ССРБ Янгын сүндерү хезмәте көне хөрмәтенә үтте. Шулай ук Чаллы янгын сүндерү хезмәте гарнизонының хөрмәтле кунаклары һәм шәхси составы чакырылган иде. Бөтен килгәннәрне профессиональ бәйрәм белән отряд башлыгы Рөстәм Юмагулов тәбрикләде.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 58 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 10 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 28 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 янгын, башка хезмәтләр белән эшләү – 12 тапкыр. Республикада 1 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 1 янгын.


18
апрель, 2016 ел
дүшәмбе

...Мәңгегә килгән бушлык хисе, тормыш юклыгы котны ала иде. Кешеләр өйләреннән һәм ишегалларыннан ашыгып китеп, бер минуттан соң кире кайтып һәм эшләрен дәвам итәчәк дип уйлап, көнкүреш әйберләреннән үзенә бертөрле натюрморт калдырганнар иде. Кайдадыр эскәмиядә курчак, эшләп бетерелмәгән түтәл уртасында көрәк, кер юудан соң эленмәгән кер, һәм дә төшке аш алдыннан җәелгән савыт-саба – бөтен нәрсә ничек калган, шулай тора, кешеләр генә юк.

Регион территориясендә су басу куркынычларын киметү буенча һава торышы прогнозлары исәпкә алынып кисәтү чаралар комплексы башкарыла. Хәлне унлап километрларга сузыла торган ике боз тыгыны начарлый. Аларны ватыр өчен ике бозваткыч эшли, ә кая алар тирәнлек аркасында керә алмый, шунда шартлатучы төркемнәре эшли. Ташкынга каршы эшләрне башлаганнан бирле Вологда өлкәсендә сигез урында 32 боз шартлатуы башкарылган, көн эчендә регионга тагын 8 тонна шартлаткыч матдәләр килеп җитәчәк. Барлыгы ташкын нәтиҗәләрен бетерүгә 396 кеше һәм 122 берәмлек техника, 38 йөзү чарасы тартылган.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 103 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 16 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 50 тапкыр, кыска ялганыштан – 4 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 янгын, башка хезмәтләр белән эшләү – 8 тапкыр. Республикада 10 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 4 янгын. 1 кеше зарар күргән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International