Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 98 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 29 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 38 тапкыр, кыска ялганыштан – 5 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 0 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 8 тапкыр. Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 0 янгын. 1 кеше һәлак булган.
Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 4 янгын, сүндерлемәгән тәмәке төпчешеннән – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтмәү аркасында – 1 янгы, эретеп-ябыштыру эшләрен алып барган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 10 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 1 тапкыр чыктылар.
Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 16 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 6 тапкыр, эзләү эшләренә - 1 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 2 тапкыр, башка чакырулар буенча – 7 тапкыр.
29.04.2016 ел 4.20 Азнакай шәһәре, Лениногорск тракты, кулланышта булмаган гараж.
Сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән вагон бытовкада ут чыга. Фаҗига булган урынны тикшергән вакытта коткаручылар ир-ат мәетен табалар. Шәхесе хәзерге вакытта ачыклана.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.