Янгынчылык 367 еллыгы уңаеннан Казанда зур чара узды

2016 елның 30 апреле, шимбә

30 апрельдә Казанда Җиңү Паркына Россия янгынчылыгы Көне 367-еллыгы уңаеннан зур тантаналы чара узды. Әлеге чарада ветераннар, янгын сүндерү сагының хезмәткәрләре, кадетлар һәм башка олы кураклар булды. Янгынчылар кунакларга гамәли-пожар спорты буенча чыгыш ясадылар. Барлык теләүчеләр аларның эше ничек баруын, күпме тырышлык таләп итүен һәм авырлыкларын күрә алды. Яңа алынган  12 хезмәткәр присяга кабул иттеләр. Сугышта һәлак булычыларны искә алып мәңгелек ут янына чәчәкләр куйдылар.  Тамашачыларның игътибарына янгын сүндерү өлкәсендәге яңалыклар күргәзмәсе оештырылды. Яшь кунаклар өчен янгын тематикасына рәсем конкурсы узды. Бәйрәм матур концерт  белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International