30 апрель, Русия янгын сүндерү көне, алдыннан эчке хезмәт генерал-лейтенанты Хәбибуллин Рафис Җәүдәт улы хезмәттәшләренә тәбрикләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Быел Русия янгын сүндерү хезмәтенә 367 ел тула, ә 2016 ел Русия ГТХМ системасында Янгын сүндерү хезмәте елы дип игълан ителгән. Янгын сүндерү хезмәте елының максатлары – янгын сүндерү хезмәтенең бөтен төрләрен алга таба үстерүе, халык арасында янгын сүндерүче һөнәрен популярлаштыру, янгын сүндерү хезмәте бүлекләр эшенең пропагандасы, Русия ГТХМ гореф-гадәтләрен формалаштыру һәм үстерү эше буенча нәтиҗәлекне күтәрү.