26 апрель көнне Россия Гәдәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан Республикасы буенча баш идарә укыту- күнекмә комплексында, ярышларда катнашу өчен Казанның 13 яшь янгын дружинасы очрашты.
Ярышлар биш номинациядә булды: “Визит карточкасы”, смотр – конкурста укучылар биш минут эчендә плакат ясадылар, беренче ярдәм итү күнегүләрен һәм янгын сүндерү кагыйдәләрен белүләрен күрсәттеләр. Биш этап нәтиҗәсендә беренче урынны 51 нче мәктәпнең командасы яулады (Вахит районы), икенче урында 124 нче мәктәпнең яшь янгын дружинасы (Совет районы) һәм өченче урынны 21 нче гимназия алды (Идел буе районы). Һәр командага грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.