Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 119 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 29 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 50 тапкыр, кыска ялганыштан – 5 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 13 тапкыр, башка чакырулар буенча – 1 тапкыр. Республикада 11 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 3 янгын, бакча йортында – 3 янгын, транспорт чараның – 1 янгын. 1 кеше зарар күрән, 4 кеше коткарылган.
Сәбәпләре: мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 3 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, көнкүреш электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында - 1 янгын, җылыту мичнең һәм төтен чыга торган юлның төзек булмау аркасында -– 2 янгын, транспорт чараның механизмы төзек булмау аркасында – 1 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 7 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 1 тапкыр чыктылар.
Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 13 тапкыр чыктылар. Төрекөмешне җыю буенча – 1 тапкыр, эзләү эшләренә - 6 тапкыр, ДТПга – 3 тапкыр, башка чакырулар буенча – 3 тапкыр.
01.05.2016 ел 7.12 Казан шәһәре, Дәрвишләр станциясе СНК «Пректант», бакча йорты
Җылыту мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында бакча йортында ут чыга. Мәйданы 32 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә, 1941 елгы ир-ат зарар күрә.
01.05.2016 ел 07.57 Казан шәһәре Дубравная урамы, 58а йорты, мунча
Ут шәхси йортның мунчасында чыга. Мәйданы 7 кв.м. Янгын сүндерүчеләр 4 кеше коткара. Зарар күрүчеләр юк. Янгынның сәбәбе – мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.