Тәүлек эчендә Татарстанда 17 янгын чыккан

2016 елның 1 мае, якшәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 147 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 31 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 76 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 13 тапкыр. Республикада 17 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда  4 янгын, каралтыда – 6 янгын, бакча йортында – 4 янгын.  1 кеше зарар күрә, 1 кеше коткарыла.

Сәбәпләре: мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 5 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, сүндерлемәгән тәмәке төпчешеннән – 2 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 4 янгын, көнкүреш электр җиһазны кулланган вакытта  янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында - 1 янгын, электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтмәү аркасында – 2 янгы, җылыту мичнең һәм төтен чыга торган юлның төзек булмау аркасында -– 2 янгын.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 7 тапкыр чыктылар. 1 кеше коткарылган.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 6 тапкыр чыктылар.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 10 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 2 тапкыр,  эзләү эшләренә - 4 тапкыр, янгынга – 1 тапкыр,  башка чакырулар буенча – 3 тапкыр.

30.04.2016 ел 21.14 Түбән Кама шәһәре, НКНХ-1 массив бакчачылар ширкәте, 498 нче участок.

Көнкүреш электр җиһазны кулланган вакытта  янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында бакча йортында ут чыга. Мәйданы 25 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә, 1956 елгы ир-ат зарар күрә.  

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска         

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.   

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International