30 апрель көнне 13 сәг.10 мин. Яр Чаллы шәһәренең һәм Тукай районының бердәм коткару номерына күлдә автостанция артында резин көймә әйләнде һәм кеше бата дигән хәбәр килде. Фаҗига булган урынга 6 нчы зональ – коткару отрядының коткаручылары җибәрелде. Ир-атны коткару өчен “Казанка-6” мотор көймә кулланды. 1966 елгы ир-ат бер кат футболка һәм носки белән соңгы көчен җыеп, әйләнгән резин көймәгә тотынып торды. Ярдан 500 метр ераклыктан ясалма күлдән коткаручылар ир кешене коткара һәм ашыгыч медицина хезмәткәрләренә тапшыра.