ЯҢАЛЫКЛАР


23
апрель, 2016 ел
шимбә

23 нче апрельдә 15 сәгать 32 минутта 112 телефоны аша Түбән Кама шәһәрендә үзен үтерүчедән үк суицид турында хәбәр килде. Заводның җитәкчелеге аңа килмәсә, ул 8 нче каттан сикермәкче булган иде. Аның сүзләренчә, бу көннәрдә аның улын заводтан законсыз рәвештә кудылар.

Татарстанда бөтен ГТХМ бүлекләрендә гадәттәгечә язгы субботник узды. Шимбә көне иртән үк янгын сүндерүчеләр, коткаручылар, ГИМС һәм Дәүләт янгын күзәтү инспекторлары кызу эшлиләр иде. Идарәчелекнең офицерлары һәм гражданлык хезмәткәрләре министрлыкның территориясен берничә сәгать эчендә тәртипкә салганнар иде. Гадәттәгечә кабинетларда ГТХМ ның хатын-кызлар җәмәгате җыештырган, ә урамда ир-атлар эшләгән.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 63 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 9 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 25 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 янгын, башка хезмәтләр белән эшләү – 15 тапкыр. Республикада 6 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 2 янгын, каралтыда – 2 янгын, төзү вагонында – 1 янгын. 1 кеше зарар булган.


22
апрель, 2016 ел
җомга

Төн эчендә Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенед Кризис хәлләрдә идарә итү үзәгенә паркланган автомобильләргә агачлар төшү турында берничә хәбәр килгән. Нәтиҗәләрне бетерүдә шәһәрнең идарә итү компанияләрнең һәм коммуналь хезмәтләрнең бригадалары эшли. Казан шәһәре Идел елгасында көчле җил вакытында йөкле этүче теплоходка йөзмә кран ауганы турында хәбәр килгән иде. Үлүче һәм зыян күрүче юк.

Урманда януларны һәм янгыннарны бетерүдә янгын сүндерү хезмәткәрләренең һәм урман хуҗалыгы эшчеләренең янгын сүндерү белемен үстерү һәм аларның үзидарә эш итүен яхшырту –Яшел Үзән участок урман хуҗалыгында бүген оештырылган күнегүләрнең менә шундый  максатлары булган иде. Күнегүләрдә Яшел Үзән янгын сүндерү һәм коткару гарнизонының бүлекләре катнашкан. Гарнизон хезмәткәрләре һәм урман хуҗалыгы эшчеләре Яшел Үзәнлеләрне урманда ут белән бик сак булырга чакыра.

Янгын сүндерү сабантуе Русия Янгын сүндерү хезмәте көне хөрмәтенә 171 нче Казан мәктәбе территориясендә үтте. Бу бәйрәмне балалар өчен Русия ГТХМ системасында Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең матбугат хезмәте хезмәткәрләре ОФПС-7 нең ТР буенча 6 нчы янгын сүндерү һәм коткару бүлеге янгын сүндерүчеләре белән бергә оештырганнар.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 62 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 3 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 26 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 янгын, башка хезмәтләр белән эшләү – 16 тапкыр. Республикада 5 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 2 янгын, бакча йортында – 1  янгын, печәнлектә – 1 янгын.


21
апрель, 2016 ел
пәнҗешәмбе

“Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе” федераль дәүләт бюджет учреждениесеннән Татарстан Республикасы территориясендә бик көчле җил турында шторм кисәтү килде: киләсе сәгатьтән 2016 ел 22 апрельдә төнгә һәм иртәгә кадәрь Татарстан Республикасында урыны белән 21-26 м/с кадәрь исеп китүләр белән көньяк-көнчыгыш җилнең көчәюе көтелә.

Бу көннәрдә Татарстан Республикасы башкаласында берьюлы ике зур халыкара ярышлар үтә. Апрельнең 21 нән 24 нә кадәрь “Татнефть-Аренада” Дзюдо буенча Аурупа чемпионаты башлана, ә апрельнең 22 нән 24 нә кадәрь Су спорт төрләре сарае Суга сикерү буенча FINA дөнья сериясе нигезендә иң көчле спортчыларны кабул итәчәк. Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең һәм ТР ГТХМ ның көчләре һәм чаралары шул зур халыкара ярышларның куркынычсызлыгын тәэмин итүдә катнаша.

Ел саен Каратай Ш.С. ис. ТР ГТХМ Республика аклау үзәгендә Чернобыль АЭС авариясе ликвидаторлары аклау үтә. Менә бу апрель аенда да үзәктә ун “чернобыльче” дәвалана. Һәр “чернобыльче” медкомиссия белән билгеләнгән үзәктә алдан күрсәтелгән индивидуаль дәвалау үтә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International