2016 елның 27 нче апрелендә 17 сәгать 55 минутта Чирмешән муниципаль районы Ивашкино авылында сарай һәм кеше тормый торган йорт януы турында хәбәр килде. 17 сәгать 58 минутта урынга беренче булып иреклеләр бүлекчәсе килеп җиткән. 17 сәгать 59 минутта Күтәмә авылын саклау буенча ПЧ-73 аерым пост кизү каравылы килеп җиткән. 18 сәгать 48 минутта янгын сүндерелгән. Нәтиҗә буларак ут 54 кв. метрда сарайны юкка чыгарган, 32 кв. метрда йортның түбәсен бозган. Янгынның чамаланган сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.
Бүген 70 нче Казан мәктәбенең өченче сыйныф укучыларында үзенчәлекле дәрес булды. Бөтенрусия “Тормыш куркынычсызлыгы нигезләре” ачык дәресе нигезендә ТР ГО һәм ГТХ Уку һәм методика үзәгенең хезмәткәрләре үзләренә мәктәп укучыларын кунакка чакырдылар һәм алар өчен “Спасик һәм аның дуслары” видеофильмын күрсәтеп һәм үзәк музеена барып дәрес үткәрделәр.
Русия Янгын сүндерү хезмәте көне алдыннан шәһәрнең ике мәктәп яшь янгын сүндерүчеләрне янгын сүндерү полоса буенча йөгерделәр, беренче ярдәм күрсәтергә өйрәнделәр, шулай да Чернобыль АЭС ны бетерүдә катнашкан янгын сүндерүчеләр хәтеренә 67 нче Казан мәктәбе территориясендә тантаналы митингта катнаштылар. Шундай зур күләмле чараны ТРО ВДПО РТ Казан бүлеге хезмәткәрләре, ТР Гамәли янгын сүндерү спорт федерациясе һәм ВДВ һәм Чернобыль ветераннары берләшмәсе оештырган.
“Татарстан Республикасы буенча Федераль янгынга каршы хезмәтнең 15 нче отряды” ФДКУ ның 56 нчы янгын сүндерү бүлеге территориясендә Тукай районының мәктәп укучылары арасында гамәли янгын сүндерү спорт буенча ел саен була торган ярышлар үтте. 100 метр киртәле полосаны йөгерү һәм штурм баскычы белән менү буенча ярышларда 60 тан артык бала катнашкан. Нәтиҗәләр буенча 1 нче гомуми төркем урынын Яңа Троицк авылы мәктәбенең төркеме алган. Аларның артыннан Калмаш авылы мәктәбенең балалары килгән. Өченче урынны Биклән авылы мәктәбенең малайлары алган.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 111 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 32 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 47 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 4 янгын, башка хезмәтләр белән эшләү – 5 тапкыр, башка чакырулар буенча – 1 тапкыр. Республикада 12 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 1 янгын. 1 кеше һәлак булган, 2 кеше коткарылган.
Бүген Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатада янгын куркынычсызлыкны һәм су объектларында кешеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү өлкәсендә җирле үзидарә органнары һәм иҗтимагый берләшмәләр арасында үзара эш итүне камилләштерү сорауларына багышланган киңәшмә үтте.
Моның турында “Татар-Информ” МА пресс-конференциясендә ТР гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Николай Суржко әйтте. “Хәзер Югары Иделдә һәм Камада ташкын дулкыны кимеп бара”, – диде җир астын куллану буенча ТР экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары Тимур Акчурин. 20 нче апрельдән мөмкинчә максималь ташлау чыгымнары билгеләнеп куелган – секундка 29 мең кубик метр. Алар Югары Идел, Кама, Нократтан агылулар кимегәнче дәвам итәчәк.
Янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар янгын сүндерүне һәм кешеләр коткаруны эшкәрттеләр, ә студентлар укыган вакытта көтмәгәндә гадәттән тыш килеп чыгу очрагында академиядән дөрес эвакуацияләнергә өйрәнделәр. Шулай ук академиянең ирекле янгын сүндерү членнары студентларны ничек ут сүндергечне кулланырга өйрәттеләр.
Бу көндә янгын сүндерүчеләр үзләренең иң яхшы эшләрен күрсәтәчәк. Зур тамаша кунакларының уникаль мөмкинлеге бар: алар үз күзләре белән ут һәм су, һава һәм җир көчләре янгын сүндерүчеләргә киртә булмаганны күрә алачак.
2016 елның 5 нче маеннан 20 нче маена кадәрь Татарстан Республикасында аерым янгынга каршы режим башлатыла. Янгынга каршы режим шартларында янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәүчеләргә административ штрафлар салына: гражданнарга – 2 мең сумнан 4 мең сумга кадәрь, вазифалы шәхесләргә – 30 мең сумнан 40 мең сумга кадәрь һәм юридик шәхесләргә – 200 мең сумнан 400 мең сумга кадәрь.