Россия янгынчылыгының 367-еллыгы уңаеннан башкалада тантаналы чаралар узачак

2016 елның 29 апреле, җомга

30 апрель – Россия янгынчылыгы көне. Һәлак булган хезмәткәрләрне искә алу, Россия янгынчылыгы оешуының 367 еллыгына  һәм Бөек Ватан Сугышының 71-еллыгына  багышланган зур тантана булачак.

30апрельдә Казанда Җиңү Паркына тантаналы чарага барлык башкала халкы һәм кунаклары чакырыла. Янгынчылар гамәли-пожар спорты буенча чыгыш ясыячак. Барлык теләүчеләр аларның эше ничек баруын, күпме тырышлык таләп итүен һәм авырлыкларын күрә алачак. Тамашачыларның игътибарына янгын сүндерү өлкәсендәге яңалыклар күргәзмәсе оештырылачак. Яшь кунаклар өчен янгын тематикасына рәсем конкурсы планлаштырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International