“Аварияле төшү” фаҗигасез узды

2009 елның 28 мае, пәнҗешәмбе
 

     Шом сиренасы, анык командасы, кысылган тимернең чатнавы, бензорезның сызгыруы, янгын автоцистернаның көче – меңләгән  малайлар һәм кызлар  Россиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгынның Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе коткаручыларның һәм янгын сүндерүчеләрнең көндәлек эшләренең шаһитлары булдылар. Алар “Аварияле төшү” театрләштерелгән күрсәтмә алдыннан, үз күзләре белән махсус янгын сүндерү, коткару янгын – техник корылмаларын күрделәр. Иң актив булганнарга  янгын – спорт ярышында һәм янгын хәрби киемен киеп карау мөмкинлеге булды.

     Бу чараны Россиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгынның Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе,  “Изумрудный город” балалар тетры белән бергә өештырып, ТР спорт һәм сәләмәтле яшәү рәвешле еллы һәм Халыкара балалар саклау көне уңаеннан уздырылды.

     Малайлар һәм кызлар Казан шәһәренең гражданнар саклау башкарма комитетының коткару – эзләү отрядының дежур сменасының махсус җиһазларын беренче тапкыр күргәннәрдер. Балалар алдында коткаручылар могҗиза – техника белән цирк актерлары сыман нинди генә күнегүләр күрсәтмәделәр.

     Спектакль алдыннан балалар янгын сүндерү машинасын җентекләп өйрәнделәр, шулай ук янгын сүндерүчеләрнең хәрби киемен киеп, тиз арада янгын сүндерү җиңен тарту ярышында катнаштылар. Аннан соң малайлар һәм кызлар Яшьләр үзәгенең концертлар залында спектакль карый башладылар.

     Бу юлы балалар урманда хәрәкәтсез төшүгә очраган инопланетяннарга браконьерлардан котылу юлын аңлаттылар, урманда адашмас өчен үзеңне тоту кагыйдәләрен әйттеләр.Әгәр дә бу хәл булган икән кая һәм ничек ярдәм эзләргә тавышландырылган киңәшмәләр бирделәр. Шулай ук инопланетяннар балалар белән бергә спектакль барышында яшеннән котылу юлын, куркынычсыз коену, су йоткан кешегә беренче ярдәм күрсәтү турында белделәр.

      Мәктәп балалары спектакль геройлары белән бергә искиткеч тарихны, көтелмәгән очрашулар кичерделәр, кызыклы әкиятләр, коткаручыларның һәм янгын сүндерүчеләрнең файдалы киңәшләрен ишеттеләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International