Бакча участкаларында янгынның ешаю аркасында республика хөкүмәтен 27 апрельдән Татарстанның ял итү базаларында һәм бакча җәмгыятенең территорияләрендә янгынга каршы катгый режим кертергә мәҗбүр итте.
Ике ай дәвамында янгын дәүләт инспектор надзоры бакча хуҗалыкларында электр җиһазларын, газ балоннарын саклау, аларны эксплуатация кагыйдәләрен, дөрес куллануына тикшерүләр үткәрә.
Әлеге тикшерүләр 2008 елның статистика нәтиҗәсендә үткәрәләр, чөнки узган елда Татарстан территориясендә 450 бакча өйләре янды, нәтиҗәдә 23 кеше зарар күрде.
Быел Татарстанда өч ай эчендә генә бакча участокларында 44 янгын чыгу очрагы теркәлде. Бакча сезоны әле башлана гына, ләкин махсус рейдларны уздырган вакытта янгын дәүләт инспектор надзоры янгын куркынычсызлык кагыйдәләрнең тупаслыкларын таба. Шундыйларның берсе Совет районның Нагорный бистәсенең “Химик 56” бакча хуҗалыкның территориясендә узды. Бакча хуҗалык бусагасын атлаган вакытта гына инсекторлар ялкынны күреп алалар. Хуҗа кеше шул рәвешле җыелган чуп-чардан котылырга тырышкан. Бу исә, янгын куркынычсызлык кагыйдәсенең иң тупас хатасы, чөнки бакчачыларга бакча участокларында ялкыннарны кабызу катгый рәвештә рөхсәт ителми. Бөтен чуп-чарны алар махсус контейнерларга ташларга тиеш. Кагыйдәләрне бозучыларга 1500 штраф салына. Нәкъ, менә шул бәяне янгын дәүләт инспектор надзоры әлеге бакчачыга штраф язды.
Совет районның янгын дәүләт инспектор надзоры Александр Старков әйтүенчә, шундый ялкыннарның берсе зур янгын чыгуының сәбәбе булды. Бер-бер артлы 12 корылма янды.
Инспекторлар өчен тагын бер тынычсызлык – ул янгын гидрантларында су булмау. Җитди янгын булган очракта, башка чишмәдән суны алып килү өчен бик күп вакыт китә. Ләкин, су булган очракта да, янгын чыккан урынга янгын сүндерүчеләр машина белән кирәк аралыкка керә алмый. Моның өчен бакчачылар үзләре гаепле, юл кырыенда булган буш урынны рөхсәтсез алып чәчәкләр утырталар, чуп-чарны өеп куялар . Янгын сүндерү машинасына үтү өчен норма буенча 4,5 метр булырга тиеш, ләкин хәзерге вакытта бу нормалар сакланмаган.
Янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен бозучыларын төркәп, “Химик 56” бакчачылык хуҗалыгының правление председателенә тапшырылды. Әлеге боерыкны үтәмәү вакытта, бакчачылык ширкәтенә штраф салына. Александр Старков инспекторы әйтүенчә бакчачылар өчен иң мөһим таләпләрнең берсе –ул янгынга каршы су белән тәэмин итү, керәк, ком, ут сүндергечне хәзерләп кую сорала.
Бакча сезоны башлануы белән ял итүчеләр ялкынны кабыза, шашлыклар пешерә, мунча яга. Кызганыч, ләкин болар барысы да күңелсез нәтиҗәгә китерә. Аерым алганда мунча мичләренең төзелеше нормаларга туры килми. Мичләрнең артык кызып китү аркасында янгыннар барлыкка килә.
Республика программасы нигезендә Совет районның бакчачылык җәмгыятенең янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен ныгытуда, без 80 бакча хуҗалыкларын тикшерәбез. Барлык бозучылар административ штрафка дучар булалар.